«Сценарий новогоднего утренника для младшей группы»

          Катнашалар: Алып баручы, Кар кызы, Кыш бабай, 2 чыршы, аюлар, куяннар, тиеннәр.

Күңелле музыка яңгырый, балалар залга керәләр, чыршы тирәли кулга-кул тотынышып басалар.
Алып баручы:
               Хәерле көн,кадерле балалар,мөхтәрәм әти-әниләр,килгән кунаклар! Сезне                                                   барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрик итәбез. Сезгә ныклы           сәламәтлек,шатлык,гаилә бәхете телибез. Дөньялар имин,өстәлләр мул булсын.
Әйдәгез , балалар, чыршыбызга багышлап җыр җырлап алыйк әле.
Җыр “Чыршы янында”
Балалар урындыкларга утыралар. Кар кызы белән 2 чыршы кызы керәләр
Кар Кызы:
Исәнмесез, нәни дусларым,
Исәнмесез, кунаклар.
Яңа ел белән сезне
Яңа бәхетләр белән!
Сезнең җырны ишетеп килдек.
Алып баручы: Исәнме, Кар кызы. Син безгә кунаклар белән килгәнсең. Кем соң бу сылукайлар?
Без чыршылар, чыршылар
Бик тату һәм дус кызлар.
Яратабыз әйлән-бәйлән,
Уйнарга һәм биергә.
Җыр “Кар кызы кил безгә”
Кар кызы: Бу кечкенә чыршылар бәйрәмне һәм бизәлгән апаларын күрәселәре килеп, боегып утыралар иде. Минем бәйрәмгә барганны белгәч, әй шатланыштылар, ияртеп килмичә булдыра алмадым.
Алып баручы: Бик дөрес эшләгәнсең, Кар кызы. Без кунакларга бик шат, түрдән узыгыз сылукайлар. ӘКыш бабабыз кайда соң?
Кар кызы:Бер дә борчылмагыз, ул озакламый килеп җитәчәк.
Җыр “Кар кызы кил безгә”
Чыршылар бизәлгән чыршыны күреп сокланалар.
1 чыршы:
Нинди зур, гүзәл, биек
Тора түшәмгә тиеп.
2 чыршы:
Матур итеп бизәлгән
Баштан алып аска кадәр
Уенчыклар эленгән.
1 чыршы: (үпкәләп)
Ә безне бизәмәделәр, матур уенчыклар да элмәделәр.
Алып баручы:
Борчылмагыз чыршылар, безнең балалар бик булган, сезне дә төрле төскә бизәрбез,уенчыклар да эләрбез.
Әй, дуслар,аюкайлар,
Монда тизрәк килегез,
Бүләкләрне элегез.
(Аю булып киенгән балалар ясалган конфетларны чыршыларга эләләр)
Аюлар биюе.
Алып баручы:
Куяннарым, дусларым,
Йомшак, җитез, шукларым,
Килегез монда тизрәк.
Сездә нинди соң бүләк?
Чыршыларга элик тә,
Биик тизрәк, җитезрәк.
(Куян булып киенгән балалар чыршыларга кишерләр эләләр)
Куяннар биюе.
Алып баручы:
Тиенкәйләр, матуркайлар,
Сездә нинди күчтәнәчләр?
Бүләк итик кунакларга
Шатлансыннар чыршылар.
(Тиен булып киенгән балалар чыршыларга гөмбәләр эләләр)
Тиеннәр биюе
Алып баручы:

Ой, бигрәк матур булдыгыз, чыршыкайлар. Үзегезгә ошыймы матур күлмәкләрегез.
(Чыршылар сөенәләр, шатланалар, балаларга рәхмәтләр әйтәләр)
 Кечкенә чыршылар тирәли күмәк бию.
Алып баручы:
Бәйрәмебез гөрләп бара, ләкин кемдер җитми. Әйдәгез әле бергәләп Кыш бабайны чакырыйк “Кыш бабай! Кыш бабай! ”
Күңелле музыка яңгырый, Кыш бабай керә.
Кыш бабай:
Исәнмесез, балалар,
Исәнмесез, әниләр.
Тирән карларны ерып,
Борынымны өшетеп,
Озын юллар үттем мин,
Сезгә килеп җиттем мин.
Яңа ел котлы булсын!
Бәхетләр алып килсен

Алып баручы: (балалар белән)Исәнме, Кыш бабай.
Әй Кыш бабай, Кыш бабай,
Хуш киләсен, уз бире,
Кунак булып килер дип,
Күптән көттек без сине
Кыш бабай: Рәхмәт, балалар.
Һай чыршыгыз бигерәк матур!
Елык - елык яна-а-а у-у-ул?! Тик, непорядок! Чыршының утлары янмый бит. Ни эшлибез инде?
Алып баручы: Син бит тылсымчы, Кыш бабай, берәр тылсым уйлап тап.
Кыш бабай. Һай, карт хәтер, карт хәтер. Әлбәттә. (Сакалыннан бер бөртек йолкып алып нидер пышылдый.)
Чыршы, чыршы, кабын син!
Утларыңны балкыт син! (Чыршының утлары яна). Балалар, бу тылсымлы чыршы. Әйдәгез өреп карагыз әле.Балалар өрәләр – утлар сүнә, кул чабалар – кабына. (2 тапкыр).
Ай-яй, зур үскәнсез түгелме соң сез. Үткән ел кечкенә идегез бит. Кая мин сезне үлчәп китәм әле.
Балалар чыршы алдында түгәрәккә басалар.Бабай таягы белән берничә баланыүлчәгән була.
Зур үскәнсез икән шул.
- Балалар,хәзер мин сезне сынап карыйм әле:
- Бакчага ничек барасыз? (урында атлыйлар)
- Иртәнге гимнастиканы ничек ясыйсыз? (зарядка ясап күрсәтәләр)
- Бит-кулларыгызны ничек юасыз?
- Ничек ботка ашыйсыз?(ашауны күрсәтәләр)
- Ничек рәсем ясыйсыз? (һавада рәсем ясау)
- Ничек йоклыйсыз? (ике кулны кушып, беряк битләренә куеп, күзләрен йомалар)
- Апалар күрмәгәндә нишлисез?(шаулашалар)
- Ничек өйгә йөгерәсез? (йөгерү хәрәкәте)
- Ай-яй, барысын да булдырасыз икән, молодцы!
Алып баручы:
Хәзер әйдәгез уйнап алыйк. Кыш бабай белән Кар кызы ярышып күрсәтсеннәр әле. Кайсы матуррак бии икән?
 “Кыш бабай белән күмәк җыр”
.
«Кар бөртекләре» биюе

Кыш бабай, әле без шигырьләр дә өйрәндек. Син бераз ял ит, балалар сиңа шигырләр сөйләп күрсәтерләр.
Балалар шигырьләр сөйлиләр……………………..
Кыш бабай:
Булдырдыгыз, балалар.
Бигрәкләр дә уңганнар.
Чыршыбызга да күңелле,
Җем-җем яна утлары.
Кар кызы:
Әйдәгез, басыйк әле,
Бер уйнап алыйк әле. Паровоз уенын уйный беләсезме?...Бу уен тукталышлар белән.
Уен “Паровоз”
Кыш бабай паровоз, аңа Кар кызы һәм балалар вагоннар булып тагылалар.
Кыш бабай: (Китәргә җыена)
Бик күңелле үтте бәйрәм
Миңа кирәк китәргә
Алып баручы: Тукта, тукта, Кыш бабай, балаларга бүләкләр бирергә оныттың бит.
Кыш бабай:
Ай минем тишек башым!
Бөтенләй онытканмын,
Капчыгымны кайдадыр
Югалтып калдырганмын!( Кар кызы белән чыршы тирәли эзлиләр.
(Ике капчыкка кар йомарламнары тутырылып чыршы төбенә куелган була. Кыш бабай бүләкләрне эзли, чыршы артыннан (чыршы төбеннән) бер капчыкны алып килә.
Кыш бабай: Менә, менә минем бүләкләрем.
(капчыкны төбеннән тотып, селкеп кенә бушата кар йомарламнары сибелә, аптыраган булалар). Балалар кар йомарламнарын капчыкка җыялар.
Уен “ Капчыкка кар җыю”
Кыш бабай: Кызым, тагын эзлик әле кайда китте соң капчыгым.

Алып баручы: Тагын эзлиләр икенче капчыкны табалар, анда күчтәнәчләр.
Балаларга тараталар.
Кыш бабай: Менә, балалар, күчтәнәчләр сезгә .Зур уңышлар, яңа бәхетләр сезгә. Ә безгә китәргә кирәк. Сау булыгыз!
Кар кызы:
Бик күңелле үтте бәйрәм ,
Безгә китәргә кирәк.
Телим сезгә яңа елда
Тагын да зур үсәргә.
Сау булыгыз балалар!
Кыш бабай, Кар кызы саубуллашып чыгып китәләр.
Алып баручы: Менә бәйрәмебез дә ахырына якынлашты, сезгә исәнлек, саулык, бәхет телим, сау булыгыз
.

Комментариев нет:

Отправить комментарий