Утренник

Алып баручы: Хәерле кич, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар! Менә үзенең борчу-мәшәкатьләре, шатлык-куанычлары белән тагын бер ел үтеп китте. Аның урынына тагын да күбрәк бәхет-шатлыклар, күңелле мәшәкатьләр алып Яңа ел аяк баса. Яңа  ел безгә бары яхшы хәбәрләр, муллык, тазалык, гаиләләребезгә иминлек, тынычлык алып килсен иде.
Балалар карагыз әле, бүген безнең бәйрәмебезгә нинди матур итеп киенеп, ясанып, бизәнеп ямь-яшел мәһабәт чыршы килгән. Без яңа ел бәйрәмен яратабыз һәм чыршының безгә кунакка килүенә бик сөенәбез.
Җыр “Чыршы янында”
    Нишләптер чыршының утлары кабынмаган.Әйдәгез бергәләп кабызыйк әле.
Алып баручы:
   Рәхмәт сиңа, чыршыбыз, без сиңа багышлап үзебезнең шигырьләребезне сөйләп       күрсәтербез.
             1. Күрегез  бу чыршыны,
              Матурланган, киенгән.
              Безгә калын урманнан
              Ул кунак булып килгән.
                  2.  Вот как елка нарядилась
               И пришла к нам в детский сад.
               А у елки, посмотрите,
               Сколько маленьких  ребят!

Алып баручы:  Балаларның шушы матур шигырьләреннән соң парлап биип алыйк .

                   3.  Ель  зеленая  в  лесу
                     Разрослась  во  всю  красу.
                     Но  зима  опять –  и  вот
                     Ель  пришла  на  Новый  год!
                           4. Вмиг  преобразилась –
                             В  бусы  нарядилась,
                             В  яркие  игрушки,
                             Шарики-хлопушки.
Залда ут сүнә. Көй астында Әкиятче керә.
Әкиятче: Хәерле кич! Мин тылсымлы әкиятче булам. Монда болай гына килмәдем. Сезне бәйрәм белән котларга килдем. Кыш көне Яңа ел бәйрәм кичен балалар белән бәйрәм итүдән дә бәхетлерәк нәрсә бар икән дөньяда.
                                   Әкиятче чыршы тирәли урап үтә. Соңыннан бер өй күреп ала.
Анда кыңгырау эленгән.

Әкиятче: Кемнең өе булыр микән бу? Үзе карлы, ап-ак бәсләр белән капланган. Тәрәзәсенә күз салыйм әле. (Тәрәзәдән карап ала). Бу гади генә өй түгел күрәсең. Кыңгырау да эленгән. Шалтыратып карыйм әле, кем чыгар икән?
Әкиятче кыңгырауны шалтырата. Өй эченнән Кар кызы чыга.
                             Кар кызы: Исәнмесез, дуслар! Мин Кар кызы булам. Бу өйдә без Кыш бабай белән бергә торабыз. Суыктан курыкмыйбыз. Мин җилдә, кар-буранда җырлый-җырлый уйнарга яратам. Минем җырыма кар бөртекләре бии-бии җиргә яталар.
Зал уртасына 4 кыз чыгып баса.
   1 кар бөртеге: Вот повеял ветерок,
                          Холодом пахнуло.
                          Словно бабушка-зима
                          Рукавом махнула.
2 кар бөртеге:      Полетели с высоты
                          Белые пушинки.
                          На деревья и кусты
                          Сыплются снежинки.
3 кар бөртеге: Покружимся над садом
                          В холодный день зимы.
                          И тихо сядем рядом
                          С такими же, как мы.
4 кар бөртеге: Танцуем над полями,
                          Ведем свой хоровод.
                          Куда не знаем сами
                          Нас ветер понесет.
                                                   «Кар бөртекләре биюе» башкарыла.
Кар кызы: Рәхмәт сезгә, кар бөртекләрем. Барыгызны да Яңа ел бәйрәме белән котлыйм. Бәхет, шатлык, якты көннәр теләп калам!

Алып баручы: Кар кызы, инде бәйрәмгә балалар да килде. Залда кунаклар да утыра. Ә Кыш бабабыз никтер һаман да күренми. Ул кайларда йөри икән?
 Кар кызы: Белмим бит, дусларым. Кыш бабай килеп җитәргә тиеш инде дә бит... Бәлки ул юл таба алмыйча йөридер. (Кыш бабайны чакыра башлый): Кыш бабай! Ау-у-у!.. Ау-у-у!..
             Бу вакытта Алып баручы чыршыда эленеп торган хатны күреп ала.
 Алып баручы: Балалар, карагыз әле, чыршыда ниндидер хат эленеп тора. Кемнән килде микән ул? (Хатны ачып укый).
«Чыршы тирәли әйләнеп чыксагыз, анда кыңгырау табарсыз. Кыңгырауны шалтыратыгыз һәм кунаклар чакырып бәйрәм итегез. Ә мин тиздән килеп тә җитәрмен».
Сәлам белән Кыш бабагыз.
 Әкиятче: Ә тылсымлы кыңгырау кайда соң? (Балаларга мөрәҗәгать итә): Балалар, миңа аны табарга булышыгыз әле.
                                   Әкиятче залда утырган берничә баланы булышырга чакыра.
Чыршы тирәли әйләнеп чыгалар һәм кыңгырау табып чыгаралар.
                           Кар кызы: Ниһаять, тылсымлы кыңгырау безнең кулда. Әйдәгез соң, кунакларны бирегә чакырыйк. (Кыңгырауы белән шалтырата). Кемдер килә дә бугай...
Көй астында залга Убырлы карчык керә.
        Убырлы карчык: Ниһаять, мин сезне таптым! Бәйрәмегзгә ашыга-ашыга килдем. Залыгызда да кеше бик күп икән. Сез дә мине көткәнсездер инде, шулаймы? Исәнмесез!
         Кар кызы: Гафу итегез, сез кем буласыз соң? Мин сезгә карыйм да, нигәдер танымыйм.
      Убырлы карчык: Ничек инде! Сез мине танымадыгыз мени? Ярый соң, танышыйк. Мин Убырлы карчык булам. Үзем чибәр, үзем матур. Бизәнеп, матур күлмәгемне киеп, чыршы бәйрәменә килдем. Шаярырга, көләргә, уйнарга бик яратам. Ниятләрем явыз түгел минем. (Чыршыны күреп ала): Ай, балалар, нинди зур себерке тора монда!
Кар кызы: Син нәрсә, Убырлы! Нинди себерке булсын ди бу?! Бу бит яшел чыршы. Без бүген Яңа ел бәйрәменә, чыршы бәйрәменә җыелдык.
Убырлы карчык: Аңладым! Аңладым! Сезгә дип бүләкләр дә алып килдем. Хәзер аларны күрсәтермен.
                       Убырлы карчык чыршы артыннан капчык чыгара. Капчыкны актара торгач, аннан иске күлмәген чыгара.
Убырлы карчык: Менә минем күлмәгем. (Күрсәтә). Мин аны яшь-чибәр чакта кияргә бик ярата идем. Еллар үтсә дә, ул әле яңа кебек. Хәзер дә кияргә була. (Скатерть-самобранка чыгара). Менә монысы скатерть-самобранка. Бераз тузган тузуын, тик әле кулланмага ярый. (Капчыктан таба чыгара). Ә менә монысы – таба, балаларны майда кыздырып ашар өчен!.. (Аңына килгәндәй, куллары белән селки). Гафу итегез, болай әйтергә теләмәгән идем мин. Менә шушы табаны чистартып юсаң, ул көзге кебек ялтырап торыр иде. Ә көзгегә каранып, бизәнеп була. (Табага көзгедән карангандай йөри). Ошыймы сезгә минем бүләкләр?
Балалар: Юк!
Убырлы карчык (үпкәләп): Гомеремә беренче тапкыр әйбәт булырга теләгән идем, анысында да ярап булмады. (Китмәкче була).
Кар кызы: Үпкәләмә, Убырлы! Бәйрәмебездә кунак бул. Балалар сиңа җыр җырлап күрсәтерләр. (Кар кызы Убырлыны чыршы янындагы урындыкка утырта).
       Балалар җыр башкаралар
Кар кызы: Инде бәйрәмебезне дәвам итеп, бирегә кунакларны чакырыйк.
                          Кар кызы кыңгырауын шалтырата.
Көй астында чыршы янына мушкетёрлар чыгып баса.
«Мушкетёрлар биюе» башкарыла (малайлар).
           Кар кызы: Рәхмәт сезгә, хөрмәтле мушкетёрлар! Бәйрәмебезгә рәхим итегез. Кыңгырауым белән тагын бер шалтыратып карыйм әле, кем килер микән кунакка?
Кар кызы яңадан кыңгырауы белән шалтырата.
Чыршы артыннан Белоснежка белән 7 гном чыга.
   Белоснежка: На зов ваш тут же появились,
                        Меня узнали вы, друзья?
                        Семь гномов к вам сюда явились,
                        А Белоснежка – это я!

1 гном: Мы гномы, гномы, гномы –
              Мы с шутками всегда.
              И мы не унываем
              Нигде и никогда.
2 гном: Мы с песенкой задорной
              Встречаем Новый год.
              Мы гномы, гномы, гномы –
              Веселый мы народ.
                 Малайлар «Гномнар биюен» башкаралар.
     Кар кызы: Инде барлык кунаклар да җыелып бетте. Бәйрәмебезгә Кыш бабай гына җитми. Балалар, бәлки аны бергәләп чакырып карарбыз?
                                     Бергәләп Кыш бабайны чакыралар.
Бераздан көй астында залга Кыш бабай керә.
Кыш бабай: Исәнмесез, балакайлар,
                      Юксынмагыз килдем мин.
                      Миннән башка бәйрәм булмас,
                      Көтәсездер, дидем мин.
                      Күрәм, чыршыгыз бизәлгән,
                      Сез дә үсеп җиткәнсез.
                      Рәхмәт сезгә, балалар,
                      Мине сагынып көткәнсез!
                      Әйдә, килегез тизрәк,
                      Ясыйк матур түгәрәк.
                      Сезгә кунаклар килгән,
                      Уйныйк, җырлыйк бергәләп!

Кыш бабай белән балалар      Мы тебя так долго ждали   исемле жыр башкаралар.
Кыш бабай: Арыдым, утырып ял итим, балалар! Ә сез шигырьләрегезне сөйләп күрсәтегез.
Индивидуаль шигырьләр сөйләнә.

Кыш бабай: Шигырьләрегез өчен бик зур рәхмәт! Хәзер инде ямьле чыршы янында тыпырдап биеп алсак та була.

Балалар чыршы янында Новогодняя полька бию башкаралар.

Кар кызы: Дусларым, мин ниндидер тавыш ишетәм... Кемдер тәмле итеп йоклый ахрысы.
Кыш бабай: Хәзер уятабыз аны. Бергәләп кул чабып, аякларыбыз белән тыпырдасак, йокы чүлмәге уяныр.
             Көй яңгырый. Балалар кул чабып, аяклары белән тыпырдый башлыйлар. Убырлы карчык уянып, чыршы артыннан чыга. Күзләрен уа башлый.
Убырлы карчык: Кемнәр йокларга ирек бирми миңа? (Кыш бабайны күреп ала): Ой! Кыш бабай! Мин йоклап калдым микән ни? Бүләкләрне дә тараткансыңдыр инде, бабакай. Миңа да бир әле?
 Кыш бабай: Ярый, Убырлы. Мин сиңа бүләк бирермен. Тик башта балаларыбызның күңелен күтәр, алар белән уйнап ал.

Убырлы карчык: Бик рәхәтләнеп уйнармын, бабакай.
                                                                                Уеннар үткәрелә.
 «Аякка итек киеп йөгерү»: Уенда 2 бала катнаша. Күңелле көй астында аякка итек кигән килеш, чыршы тирәли йөгереп үтәләр. Кем беренче булып урынына килеп туктый, шул җиңүче була.
Атрибутлар: Итек.
Убырлы карчык: Ничек күңелле итеп уйнап алдык. Арымадык та. (Кыш бабайга карап): Бәлки бирерсең миңа бүләк, бабакай?
Кыш бабай: Алып килдем мин сезгә бүләкләр, кадерле дусларым! Ә минем капчыгым кайда соң? (Эзли). Сез аны күрмәдегезме, балалар?
                           Балалар: Юк!
Кыш бабай чыршы тирәли әйләнеп чыга.
                  Кыш бабай: Кайда куйдым микән мин капчыгымны? Нәрсә эшләргә инде?
Кар кызы: Кыш бабай, ә син капчыгыңны музыка ярдәмендә эзләп кара әле. Бәлки таба да алырсың.
Кыш бабай: Ярый соң, музыка ярдәмендә эзләп карыйк.
             Җыр “Кыш бабай”  исемле жыр башкаралар.
Кыш бабай капчыкны таба.
Убырлы карчык: Ура! Ниһаять, капчыгыбыз табылды.
                 Бүләкләр таратыла. Кыш бабай Убырлы карчыкка бүләк итеп, себерке бирә. Убырлы карчык рәхмәт әйтә.
        Кыш бабай: Чыршы әйләнәсендә
                       Җырлап биедек бергә.
                       Яңа елны каршылау
                       Күңелле булды безгә
 Кар кызы: Безгә вакыт китәргә,
                    Кирәк барып җитәргә.
                    Башка балалар көтә,
                    Бәхетләр телим сезгә!
Кыш бабай белән Кар кызы саубуллашып
Убырлы карчык белән бергә чыгып китәләр.
Бию “А на улице Мороз»
Алып баручы: Кадерле балалар! Килгән кунаклар! Сезне якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тагын бер тапкыр котлыйм. Сау булыгыз.

Көй астында бергәләп залдан чыгып китәләр.


Комментариев нет:

Отправить комментарий