Чыршы бәйрәме


(Зурлар төркеме балалары өчен Яңа ел бәйрәме сценариясе)

Күңелле көй астында бәйрәмчә бизәлгән залга балалар йөгереп керәләр һәм чыршы тирәли ярымтүгәрәк ясап басалар.

Алып баручы: Хәерле кич, балалар! Хәерле кич, килгән кунаклар! Ниһаять, күңелләрне шатландырып, туган илебезгә Яңа ел бәйрәме килә! Барыгызны да бу изге бәйрәм белән тәбрик итәм! Әйдәгез әле, аны бергәләп җырлар, биюләр белән каршы алыйк. Әлеге Яңа ел бәйрәме күңелләрегездә мәңгегә истә калырлык булып үтсен!

җыр җырлана ................
      Алып баручы: Балалар, карагыз әле, чыршыбыз матур итеп бизәлгән. Тик нәрсәдер җитми кебек. Белдем! Аның утларын кабызырга кирәк. Әйдәгез әле, чыршыбызга бергәләп ярдәм итик. Түгәрәккә басып, тылсымлы сүзләрне кабатлыйк: «Чыршы, чыршы, кабын син! Утларыңны балкыт син!». Балалар тылсымлы сүзләрне берничә тапкыр кабатлыйлар. Чыршының утлары балкып кабына.

Җырдан соң урыннарына барып утыралар.
Залда ут сүнә. Көй астында Әкиятче керә.

Әкиятче: Хәерле кич! Мин тылсымлы әкиятче булам. Монда болай гына килмәдем. Сезне бәйрәм белән котларга килдем. Кыш көне Яңа ел бәйрәм кичен балалар белән бәйрәм итүдән дә бәхетлерәк нәрсә бар икән дөньяда.

Әкиятче чыршы тирәли урап үтә. Соңыннан бер өй күреп ала.
Анда кыңгырау эленгән.

Әкиятче: Кемнең өе булыр микән бу? Үзе карлы, ап-ак бәсләр белән капланган. Тәрәзәсенә күз салыйм әле. (Тәрәзәдән карап ала). Бу гади генә өй түгел күрәсең. Кыңгырау да эленгән. Шалтыратып карыйм әле, кем чыгар икән?
Әкиятче кыңгырауны шалтырата. Өй эченнән Кар кызы чыга.

Кар кызы: Исәнмесез, дуслар! Мин Кар кызы булам. Бу өйдә без Кыш бабай белән бергә торабыз. Суыктан курыкмыйбыз. Мин җилдә, кар-буранда җырлый-җырлый уйнарга яратам. Минем җырыма кар бөртекләре бии-бии җиргә яталар.
«Кар бөртекләре биюе» башкарыла...........

Кар кызы: Рәхмәт сезгә, кар бөртекләрем. Барыгызны да Яңа ел бәйрәме белән котлыйм. Бәхет, шатлык, якты көннәр теләп калам!

Алып баручы: Кар кызы, инде бәйрәмгә балалар да килде. Залда кунаклар да утыра. Ә Кыш бабабыз никтер һаман да күренми. Ул кайларда йөри икән?

Кар кызы: Белмим бит, дусларым. Кыш бабай килеп җитәргә тиеш инде дә бит... Бәлки ул юл таба алмыйча йөридер. (Кыш бабайны чакыра башлый): Кыш бабай! Ау-у-у!.. Ау-у-у!..

Бу вакытта Алып баручы чыршыда эленеп торган хатны күреп ала.

Алып баручы: Балалар, карагыз әле, чыршыда ниндидер хат эленеп тора. Кемнән килде микән ул? (Хатны ачып укый).
«Чыршы тирәли әйләнеп чыксагыз, анда кыңгырау табарсыз. Кыңгырауны шалтыратыгыз һәм кунаклар чакырып бәйрәм итегез. Ә мин тиздән килеп тә җитәрмен».
Сәлам белән Кыш бабагыз.
 Әкиятче: Ә тылсымлы кыңгырау кайда соң? (Балаларга мөрәҗәгать итә): Балалар, миңа аны табарга булышыгыз әле.

Әкиятче залда утырган берничә баланы булышырга чакыра.
Чыршы тирәли әйләнеп чыгалар һәм кыңгырау табып чыгаралар.

Кар кызы: Ниһаять, тылсымлы кыңгырау безнең кулда. Әйдәгез соң, кунакларны бирегә чакырыйк. (Кыңгырауы белән шалтырата). Кемдер килә дә бугай...
Көй астында залга Убырлы карчык керә.

Убырлы карчык: Ниһаять, мин сезне таптым! Бәйрәмегзгә ашыга-ашыга килдем. Залыгызда да кеше бик күп икән. Сез дә мине көткәнсездер инде, шулаймы? Исәнмесез!

Кар кызы: Гафу итегез, сез кем буласыз соң? Мин сезгә карыйм да, нигәдер танымыйм.

Убырлы карчык: Ничек инде! Сез мине танымадыгыз мени? Ярый соң, танышыйк. Мин Убырлы карчык булам. Үзем чибәр, үзем матур. Бизәнеп, матур күлмәгемне киеп, чыршы бәйрәменә килдем. Шаярырга, көләргә, уйнарга бик яратам. Ниятләрем явыз түгел минем. (Чыршыны күреп ала): Ай, балалар, нинди зур себерке тора монда!

Кар кызы: Син нәрсә, Убырлы! Нинди себерке булсын ди бу?! Бу бит яшел чыршы. Без бүген Яңа ел бәйрәменә, чыршы бәйрәменә җыелдык.

Убырлы карчык: Аңладым! Аңладым! Сезгә дип бүләкләр дә алып килдем. Хәзер аларны күрсәтермен.

Убырлы карчык чыршы артыннан капчык чыгара. Капчыкны актара торгач, аннан иске күлмәген чыгара.

Убырлы карчык: Менә минем күлмәгем. (Күрсәтә). Мин аны яшь-чибәр чакта кияргә бик ярата идем. Еллар үтсә дә, ул әле яңа кебек. Хәзер дә кияргә була. (Скатерть-самобранка чыгара). Менә монысы скатерть-самобранка. Бераз тузган тузуын, тик әле кулланмага ярый. (Капчыктан таба чыгара). Ә менә монысы – таба, балаларны майда кыздырып ашар өчен!.. (Аңына килгәндәй, куллары белән селки). Гафу итегез, болай әйтергә теләмәгән идем мин. Менә шушы табаны чистартып юсаң, ул көзге кебек ялтырап торыр иде. Ә көзгегә каранып, бизәнеп була. (Табага көзгедән карангандай йөри). Ошыймы сезгә минем бүләкләр?
Балалар: Юк!

Убырлы карчык (үпкәләп): Гомеремә беренче тапкыр әйбәт булырга теләгән идем, анысында да ярап булмады. (Китмәкче була).

Кар кызы: Үпкәләмә, Убырлы! Бәйрәмебездә кунак бул. Балалар сиңа җыр җырлап күрсәтерләр. (Кар кызы Убырлыны чыршы янындагы урындыкка утырта).

                     Җыр җырлана............................

    Кар кызы: Инде барлык кунаклар да җыелып бетте. Бәйрәмебезгә Кыш бабай гына җитми. Балалар, бәлки аны бергәләп чакырып карарбыз?

Бергәләп Кыш бабайны чакыралар.
Бераздан көй астында залга Кыш бабай керә.

Кыш бабай: Исәнмесез, балакайлар,
                      Юксынмагыз килдем мин.
                      Миннән башка бәйрәм булмас,
                      Көтәсездер, дидем мин.
                      Күрәм, чыршыгыз бизәлгән,
                      Сез дә үсеп җиткәнсез.
                      Рәхмәт сезгә, балалар,
                      Мине сагынып көткәнсез!
                      Әйдә, килегез тизрәк,
                      Ясыйк матур түгәрәк.
                      Сезгә кунаклар килгән,
                      Уйныйк, җырлыйк бергәләп!


Кыш бабай белән җыр башкарыла.................................

Индивидуаль шигырьләр сөйләнә............................
Балалар чыршы янында «Күмәк бию» ............................
Кар кызы: Дусларым, мин ниндидер тавыш ишетәм... Кемдер тәмле итеп йоклый ахрысы.

Кыш бабай: Хәзер уятабыз аны. Бергәләп кул чабып, аякларыбыз белән тыпырдасак, йокы чүлмәге уяныр.

Көй яңгырый. Балалар кул чабып, аяклары белән тыпырдый башлыйлар. Убырлы карчык уянып, чыршы артыннан чыга. Күзләрен уа башлый.

Убырлы карчык: Кемнәр йокларга ирек бирми миңа? (Кыш бабайны күреп ала): Ой! Кыш бабай! Мин йоклап калдым микән ни? Бүләкләрне дә тараткансыңдыр инде, бабакай. Миңа да бир әле?

Кыш бабай: Ярый, Убырлы. Мин сиңа бүләк бирермен. Тик башта балаларыбызның күңелен күтәр, алар белән уйнап ал.

Убырлы карчык: Бик рәхәтләнеп уйнармын, бабакай.

Уеннар үткәрелә..................................

Убырлы карчык: Ничек күңелле итеп уйнап алдык. Арымадык та. (Кыш бабайга карап): Бәлки бирерсең миңа бүләк, бабакай?

Кыш бабай: Алып килдем мин сезгә бүләкләр, кадерле дусларым! Ә минем капчыгым кайда соң? (Эзли). Сез аны күрмәдегезме, балалар?

Балалар: Юк!
Кыш бабай чыршы тирәли әйләнеп чыга.

Кыш бабай: Кайда куйдым микән мин капчыгымны? Нәрсә эшләргә инде?

Кар кызы: Кыш бабай, ә син капчыгыңны музыка ярдәмендә эзләп кара әле. Бәлки таба да алырсың.

Кыш бабай: Ярый соң, музыка ярдәмендә эзләп карыйк.

Убырлы карчык өй эченә яшеренгән капчыкны чыгарып, аны чыршы астына куя.

Бүләкләр таратыла. Кыш бабай Убырлы карчыкка бүләк итеп, себерке бирә. Убырлы карчык рәхмәт әйтә.

Кыш бабай белән Кар кызы саубуллашып
Убырлы карчык белән бергә чыгып китәләр.

Алып баручы: Кадерле балалар! Килгән кунаклар! Сезне якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тагын бер тапкыр котлыйм. Сау булыгыз.

Комментариев нет:

Отправить комментарий